Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖдә энергиясыешлы тракторларга техник карау үткәрелде. Техник карауга барлыгы 11 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тракторлар тиешле категориядәге механизаторлар белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне узган. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр бар. Руль идарәсенә, электр җиһазларына, тормыз системасының эшләгән һәм эшләмичә торган торышына һ.б. аерым игътибар бирелде. Габариты зур булган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм тагылмалы агрегаты булган тракторларны эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.