ТР Теләче муниципаль районының «Игенче» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

«Игенче» ҖЧҖ базасында Кече Кибәхуҗа авылында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Процесста җитәкче Яхин Р.Р., инженер-техник состав һәм механизаторлар катнашты. Чараны уздыру урынында катнашучыларга агымдагы елның яңалыклары белән техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре турында аңлатылды.

Алга таба чараның практик өлеше үткәрелде, анда 27 берәмлек трактор һәм тагылма тикшерелде. Чара барышында техниканың техник торышына аерым игътибар бирелде. Техниканы тәкъдим иткән кешеләрдә теркәлү турында таныклыклар һәм тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде.  Шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм авария тукталышы билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр булу-булмавын тикшерделәр. Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International