Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарына, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Лениногорск районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарына, тракторларына һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. Әлеге чара кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелә. Техниканың төп өлеше кышын озак вакытлы саклау вакыты беткәч һәм ремонт эшләре уздырылгач кабул ителә.

Бүгенге көндә техник карау «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Сатурн-Урал» ҖЧҖ, Хәйретдинов Н.Л. КФХ һәм «Союз –Агро» ҖЧҖ (РПК «Зеленогорский») хуҗалыкларында үткәрелде.

Әлеге чараларны үткәргәндә хуҗалыклардагы тракторчылар белән кыр һәм транспорт эшләрендә трактор һәм тагылма техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә һәм аңлату эшләре алып барыла. Һәр механизатор, техник нормаларга һәм таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү өчен, үз техникасын тәкъдим итә.

Техник карап чыгу барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, ОСАГО полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Техник документацияләрдән соң, номер агрегатларының машина документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве тикшерелә. Тракторларның техник торышы: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары тикшерелә, тәгәрмәчләр резинкасында калдык ресурс өлеше, дәүләт теркәвенә алыну тамгаларының булуы һәм дөрес урнаштырылуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм аварияле тукталыш тамгаларының булу-булмавы һәм әлеге төр машиналарга техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләрдә регламентланган башка параметрларга туры килү-килмәве тикшерелә.

Техник тикшерү узу турындагы документларны рәсмиләштергәндә 5 техник тикшерү акты төзелде, алар тракторларны кабат техник тикшерүгә тәкъдим итү өчен нигез булып тора.

Киләсе чорда «Восходящая Заря» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Кузнецов И.Н. хуҗалыкларыда техник караулар үткәрү планлаштырылган.

 

 

        Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International