КазДАУ базасында С, Д категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Студентлар арасында булачак инженер-механизаторлар, икътисадчылар, Аграр университет агрономнары бар иде. Имтиханнарны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары белән берлектә кабул иттеләр. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынау бирергә тиешле 211 кандидатның 18 имтиханны тапшыра алмады, 3се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.
Николай Сибгатуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлегенең әйдәп баручы белгече.