Апас муниципаль районының И.Ф.Шаһабиев КФХ техник карау уздырылды

2023 елның 31 марты, җомга

Техник карау уздыру графигы буенча Апас муниципаль районының И.Ф.Шаһабиев КФХ үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Техник карауга 19 берәмлек техника тәкъдим ителде. Үзйөрешле машиналар, тракторлар тиешле категориядәге механизаторлар белән комплектланган. Бөтен техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина кирәк-яраклары, авария билгеләре, ә тагылмалар чигенүгә каршы таянычлар белән тәэмин ителгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча механизаторлар һәм КФХ җитәкчесе белән әңгәмә үткәрелде.

 Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Нәтиҗәләр буенча техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

 Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International