Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвешле, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. 28 мартта «Ангелина» ҖЧҖ, А.М.Смирнов КФХ хуҗалыкларында техник карау уздырылды, милекчеләр 15 берәмлек техниканы әзерләп, тикшерүгә тәкъдим иттеләр. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

         Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International