Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Алиев А.Б.» КФХ хуҗалыгында техник карау уздырылды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Агросәнәгать комплексында язгы кыр эшләре башланганчы һәм тракторларны гомуми файдаланудагы юлларга күпләп чыгара башлаганчы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник торышы буенча тикшерү үткәрелә.

    Тикшерүләр барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:

- машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүе;

- техник торышына;

-  янгын куркынычсызлыгы чаралары белән комплектлангануга;

- таныклыклар булуга.

     Техник тикшерүгә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

    Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International