«БАГИРА»ҖЧҖ ИМТИХАННАР УЗДЫ

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Узган атнада «Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде. Имтиханга заявка биргән 14 кешенең 9ы һәм алдагы төркемнән +1 кеше килгән иде. Барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Имтихан тапшыручыларның яшь контингенты 1956 елдан 2006 елга кадәр тирбәлә.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International