Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖдә еллык техник карау уздырылды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Арча муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 21 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә иде. Техник тикшерү үткәннәр тиешле таныклыклар алачак. Тракторчылар белән язгы кыр эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгын һәм куркынычсызлык техникасын саклау буенча әңгәмә үткәрелде. 2022 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

 

      Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International