Агымдагы елның 28 мартында «ЛМР Пласт» ҖЧҖдә йөк төягечләргә техник карау уздырылды. Тикшерүгә 6 берәмлек техника күрсәтелде. Һәр техниканы техник торышы һәм дару тартмалары, янгын сүндерүчеләре булу-булмавы буенча аерым тикшерделәр. Ә машина йөртүчеләрдә тиешле категорияле һәм йөк төягечтә эшләргә рөхсәт ителгән тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Аннары үзләренә ышанып тапшырылган техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә булды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.