Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 27 мартында Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник карауга барлыгы 60 берәмлек техника тәкъдим ителде. Хуҗалыкта 3 машина-трактор бригадасы бар, аларның һәркайсы техниканы файдалануга тапшыру өчен җаваплы, ягъни бригадирлар, баш инженер белән берлектә, әзерләнгән техниканы техник карауга тапшыра. Тракторлар, үзйөрешле машиналар тиешле категориядәге механизаторлар белән комплектланган. Үзйөрешле машиналарга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, чит ил, гарантия техникасына үзәкләштерелгән рәвештә хезмәт күрсәтә. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр бар. Руль идарәсенең, электр җиһазларының, тормоздагы эш һәм тукталу системасы торышына, трактор тагылмалары торышына һ.б. мәсьәләләргә махсус игътибар бирелде. Зур габаритлы үзйөрешле машиналарны һәм тагылма агрегаты булган тракторларны эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды.

 Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International