27 мартта «Калмурзино» ҖЧҖ хуҗалыгы трактор поезды составында чиста һәм техник хезмәт күрсәтү үткән 25 берәмлек үзйөрешле машинаны һәм тагылманы техник карау өчен тәкъдим итте.
Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелә:
- куркынычсызлык таләпләренә туры килүен ачыклау өчен машиналарның техник торышы (тормоз, руль идарәсе, ут приборлары, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманың яклагыч кушылмасы);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы;
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта һәм машина паспортында язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы.
24 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узды, аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Машина төзек булмаган очракта яки аны озак вакытка саклауга куйганда, техника хуҗасы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә, әзерлек датасын күрсәтеп, техник тикшерү үткәрүне күчерү турында язмача гариза бирергә тиеш. Техник тикшерүне үтә алмаган машиналар белән эш итү тыела. Бу очракта гаеплеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә административ җәзага тартыла.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарщсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.