2023 елның 27 мартында, техник тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә, «РЖД» ААҖ караган ЦДРП ПМС-109 ӘГЕРҖЕ станциясендә техника тикшерү узды. Предприятиенең баш механигы В.Титов белән берлектә 11 берәмлек техника каралды. КПП төзек булмавы нәтиҗәсендә 1 йөк төягечкә техник тикшерү акты төзелде. Калганнары техник тикшерүне уңышлы уздылар һәм 1 грейдер, вакытлыча теркәү рәсмиләштерелгәннән соң, техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.