2023 елның 27 мартында «ВЗП «Булгар» ААҖ оешмасындагы үзйөрешле техника һәм тагылмалар чираттагы техник карауны уздылар. Тикшерүгә 24 берәмлек техника тәкъдим ителде. Алар арасыннан 24 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.