Балтач муниципаль районының «Игенче» АХСК базасында механизаторларны укыту булды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Балтач муниципаль районында «Игенче» АХСК базасында механизаторларны укыту булды. Тыңлаучылар алдында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы М.Р. Габдрахманов чыгыш ясады. Уку вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре, шулай ук АСК үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру тәртибендә куелган төп таләпләр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре каралды. 

Дәрес барышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, тракторларны һәм тагылмаларны гомуми файдаланудагы юлларда куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Тышкы яктылык приборларының, зәңгәрсу төстәге ялтыравык маякчыкларның һәм яктылык кайтаргычларның төзеклегенә, һәм тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларны эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.  Уку барышында 2022 елда тракторлар, тагылмалар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтенә китергән сәбәпләр буенча юл-транспорт һәлакәтләре тикшерелде. Машиналар һәм тагылмаларны эксплуатацияләү тыелган төп төзексезлекләр һәм шартлар исемлеге игълан ителде. Тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, шинлы тәгәрмәчләр, двигатель, трансмиссия, кабина һәм башкалар җентекләп каралды. Тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру, тиешле категориягә укыту һәм тракторчы-машинист таныклыгына квалификация булуы турында рөхсәт язуын теркәү өчен нигезләү мәсьәләләре турында сүз барды. Шулай ук медицина тикшерүе узу мәсьәләләре дә күтәрелде. «Три сестры» һәм  «Свои 5 копеек - это же Ребёнок» кебек фото һәм видео материаллар күрсәтелде. 

Укуны тәмамлагач, белемнәрне ныгыту һәм тикшерү максатыннан, механизаторларда B,С,D,E,F категорияләре буенча сынау имтиханы үткәрелде.

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International