Әлки муниципаль районында техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә техникага техник карау үткәрелде. Әлки муниципаль районында «Хузангай» ҖЧҖ өчен 300дән артык берәмлек техника теркәлгән, шуңа күрә техник тикшерү берничә этапта үткәрелә. Механизаторлар техниканы яхшы әзерләгәннәр, тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндергечеләр һәм дару чаралары тупланмалары тикшерелде.
Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.