Расланган графикка ярашлы рәвештә, «Агромолл» ҖЧҖдә тракторларга һәм йөк төягечләргз техник тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә 13 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары һ.б. булуына игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.