«АгроАктив» АХП ҖЧҖ базасында «2023 елның язгы кыр эшләрен башкару» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә Апас районы башлыгы А.Г. Җиһаншин, Апас районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р. Р. Гыйсмәтов, Апас районында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы И.Ф. Солтанбәков, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының район бүлеге җитәкчесе И.Н.Заһидуллин, Идарә консультантлары катнашты.
Хуҗалык җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары, бүлекчә идарәчеләре, баш агрономнар, хуҗалыкларның баш инженерлары, К(Ф)Х башлыклары чакырылган иде.
Киңәшмәне Апас районы башлыгы ачты, киңәшмәне «АгроАктив» АХП ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Р.Рәхимов алып барды.
Чарада катнашучылар белән производствода бәхетсезлек очракларына анализ ясалды һәм район хуҗалыкларында аларга юл куймау буенча бурычлар куелды. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде. Практик өлешендә 2ПТС-4 тагылмасы булган Беларус 82.1 тракторы мисалында күрсәткеч техник тикшерү тәкъдим ителде.
Апас районы башлыгы хуҗалыкка язгы кыр эшләренә әзерлек буенча югары бәя бирде һәм механизаторларга һәм белгечләргә алда торган эшләрдә уңышлар теләде.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.