ТР Теләче районы Шәдке авылында «Агролак» ҖЧҖ базасында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Эш барышында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм инженерлары катнашты.
Чара үткәрелгән урында җитәкчеләргә һәм белгечләргә бу ел яңалыклары белән техник карау уздыру кагыйдәләре турында аңлатылды. Алга таба чараның практик өлеше үткәрелде, анда 24 берәмлек техника тикшерелде. Техниканы әзерләү сыйфаты яхшы, кирәкле әйберләр бар иде. Шунысы куанычлы, 2000 елга кадәр чыгарылган, тикшерү өчен тәкъдим ителгән 6 данә 2ПТС-4 887Б маркалы тагылмаларның 4сендә гидравлик тормоз системалары торгызылган. Ә ПС-25Б, ПС-20БМ, ПСГ-6,5, 1ПТС-9, ПС-7 маркалы 7 тагылмада әлеге система тулысынча эшли иде. Бу фактор башка хуҗалыклардан килгән катнашучылар өчен шундый ук мәсьәләне хәл итү өчен яхшы үрнәк булып тора.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.