Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2023 елның 24 марты, җомга

Арча муниципаль районының «Заря» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм баш агрономнары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Абдуллин Ленар Илсур улы катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М. Гатиятов 2022 елга йомгак ясады һәм агымдагы елда язгы кыр эшләрен башкару буенча бурычлар билгеләде. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән дә таныштырды. 2022 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

Семинарның гамәли өлешендә саклыкханәләрдә орлыкларны саклау эше белән таныштылар, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

Үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга 33 берәмлек техника күрсәтелде. Барлык техника да техник карау таләпләренә туры килә иде.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International