2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «П.В.Дементьев исемендәге КАТК» филиалында Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «D» категориясендәге авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты» һөнәре буенча укыган студентлар арасында имтиханнар уздырылды.
Уку курсын узган 22 студентның 20се имтиханга килде. Имтихан 3 этапта узды - эксплуатацияләү буенча теоретия өлеше, куркынычсыз эксплуатацияләү буенча һәм практик яктан - Т-150К тракторында йөртү күнекмәләре каралды. 20 студент арасыннан 1 кандидат куркынычсыз эксплуатацияләү теориясен тапшыра алмады һәм 1 кеше йөртү күнекмәләрен күрсәтә алмады. Имтиханны уңышлы тапшырган студентлар якын арада «D» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Кабат имтихан 2023 елның 22 мартына билгеләнде.