Менделеевск районында техник карау уздырылды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвешле, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. 15 нче мартта Р.М.Әгълиев КФХда техник карау уздырылды, милекче техникасын әзерләп, тикшерүгә тәкъдим итте. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

     Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International