Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

2023 елның 14 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов  тарафыннан «В, С, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар уздырылды. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. 18 кандидатның 4се сынауны тапшыра алмады, 2се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International