«Азнакай политехника техникумы» ДАҺБУ базасында «В, С, D, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Имтиханга 25 кеше заявка биргән иде, 24 кеше кертелде, шуларның 23се теоретик өлешкә килделәр. Имтиханның гамәли өлешенә 19 кеше кертелде, 17се уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Илназ Хәмитов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.