ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итү

2023 елның 10 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, агымдагы елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны шәхсән кабул итте.

Барлыгы 10 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.

 

Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International