Теләче муниципаль районының «ЛМР Пласт» ҖЧҖендә техниканы киләсе техник тикшерүгә әзерләү чаралары

2023 елның 10 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан быелның 10 мартында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының сәнәгать паркында урнашкан «ЛМР Пласт» ҖЧҖ караган техникага тикшерү уздырылды. Әлеге чара җәмгыять җитәкчелеге үтенече буенча, агымдагы елның 16 мартына алдан планлаштырылган техник күзәтүгә бәйле рәвештә үткәрелде, анда баш инженер Сумин Е.Б., төягечләр буенча техник персонал һәм машина йөртүчеләр катнашты.

Һәр техника аерым тикшерелде һәм күзәтчелек ягыннан техник, документаль киңәшләр җиткерелде.

 

Хәмит Нәзиров - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International