Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан – ул «хокук» кына түгел, ә «җаваплылык» та. Үзйөрешле машиналар гадәти машинага караганда катлаулырак транспорт төре, шуңа күрә имтиханга теоретик һәм практик әзерлек булуы бик мөһим. Имтиханга әзерләнмичә килү – вакытны да, укуга тоткан акчаны да бушка сарыф итү дигән сүз.
Кичә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С», «Е» Һәм «D» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына кабат имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеше «трактородром»да уздырылды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә авырлыкларны, уңышсызлыкларны урап узуларын, үзләрен юлда ышанычлы хис итәргә, куелган максатларга омтылып, аларга ирешүләрен телибез! Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.