Апас аграр көллиятендә «Авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист» программасы буенча укуны тәмамлаган курсантлар арасында B, C, D, E, F категорияләре буенча имтихан үткәрелде. Төркемдә барлыгы 27 кеше, шулардан имтиханга 22се килде. 19 кеше имтиханны уңышлы тапшырды һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак. Кабат имтихан 2023 елның 17 мартына билгеләнде.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.