Бөгелмә һөнәри педагогика көллиятендә имтиханнар булып узды

2023 елның 3 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге дәүләт инженеры-инспекторы С.А. Попов «Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә «АI, В, С, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.

Имтиханда өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Ф.Г. Абдуллин, үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен, затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашты. Гариза буенча 24 кандидат арасыннан 1 се сынауны тапшыра алмады, 2 се – килмәде. Калган кешеләр өчен имтихан уңышлы узды. Имтиханнар нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International