ТР Яңа Чишмә муниципаль районында киңәшмә узды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районында оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында районның агросәнәгать комплексына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

ТР Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге эшчәнлегенең 2022 елгы нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнары турындагы доклад белән бүлек җитәкчесе Р.В.Хисмәтуллин чыгыш ясады.

Доклад барышында физик затларга караган тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карауны уздыруга һәм элек теркәлмәгән машиналарны теркәүгә басым ясалды.

Район башлыгы В.М.Козлов авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә кар машиналарын теркәү буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә күрсәтте.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International