Зеленодольск муниципаль районында үзйөрешле машиналарны тикшерү

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Үзйөрешле машина хуҗаларының гаризасы буенча эш графигы нигезендә, номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде. Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты базасында яңа «ANT 750» төягече тикшерүгә тәкъдим ителде.

Зеленодольск  шәһәрендә, лизингтан милеккә күчү сәбәпле яңадан теркәү өчен, тагын бер төягеч тәкъдим ителде. Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Новочувашский поселогындагы кар машиналарына да техник караулар үткәрелде.

     Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International