Тәтеш муниципаль районында уртак рейд узды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Профилактика максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш муниципаль районы бүлеге тарафыннан, Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев, Тәтеш районы буенча биологик ресурслар бүлеге башлыгы Сергей Кириллов, Татарстан Республикасы буенча балык саклау инспекторы Илнур Гыйбадуллин, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече Илнур Рәхимов белән берлектә, Идел елгасы акваториясе буенча уртак рейд уздырылды.

Рейд барышында 9 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозулар турында 1 карар чыгарылды. Аңлату рәвешендәге әңгәмәләр үткәрелде.  

Кече суднолар дәүләт инспекциясе вәкилләре бозда куркынычсыз тотыш  турында басма кәгазьләр тараттылар. Биологик ресурслар һәм балык саклау комитеты хезмәткәрләре тарафыннан законсыз урнаштырылган 28 балык ятьмәсе табылды һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.37 ст. буенча балык тоту күләмен бозган өчен бер беркетмә төзелде.

       Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International