2022 елның 24 мартында, Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Гаврилович Курков җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында «2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек» темасына семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә Евгений Гаврилович хуҗалыклар җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары алдына авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны һәм агрегатлауны тәмамлау турында бурычлар куйды. Шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техник караулар уздыру һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча доклад белән бүлек башлыгы Сергей Балантаев та чыгыш ясады.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.