Ел саен уздырыла торган техник карау графигы нигезендә 2022 елның 24 мартында «Яңа Юраш агрофирмасы» ЯАҖ үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 70 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәүгә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. Яңа Юраш агрофирмасы хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 69 таныклык бирелде һәм 1 техник карау акты төзелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.