Балык Бистәсе агротехника техникумында имтиханнар узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

23 февральдә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С», «Е» Һәм «D» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына кабат имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Гамәли өлеше «Трактородром»да үткәрелде.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International