Бу елның 24 мартында Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексының 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча оешмалар арасында бәйге булып узды. Комиссия составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Хәбипов, «Казан дәүләт аграр университеты» ФДБМУ агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т.Хәлиуллин, Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау кафедрасы ассистенты Р.И.Гәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.А.Хәлитов катнашты, алар «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Чынлы» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖ «Дуваново» филиалында, «Городище» филиалында, «Зур Аксу» филиалында, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ һәм «А.А.Низамов» КФХ булдылар. Машина-трактор паркының әзерлеге, хезмәт сагы һәм үсемлекчелек торышы белән таныштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Чынлы» ҖЧҖ хуҗалыгы 1 урын алды (49 балл), 2 урынны «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ «Дуваново» филиалы һәм «АгроТрансПорт» ҖЧҖ (48 шәр балл) алдылар һәм 3 нче урында – «А.А.Низамов КФХ» ҖЧҖ (46 балл).
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.