24 март көнне расланган график нигезендә, «Тәтеш» ЮРТИ идарәсендә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек техника китерелгән иде. 12 берәмлекнең барысы да техник карауны уңышлы узды. Чираттагы тапкыр әлеге оешма механизаторларның һәм җитәкчелекнең җаваплылыгын раслап, техник карауга профессиональ әзер булуын күрсәтте.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.