2022 елның 24 мартында, «Бөгелмә аграр көллияте» базасында «АІ», «В», «С», «Е» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга 24 укучы кертелде, 1 студент имтиханны тапшыра алмады, 10 студент имтиханга килмәде, калганнары сынауны уңышлы уздылар. Сынауларны уңышлы узган укучылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.