Цифр дәресе

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында урнашкан күп профильле «Сәламәт буын» лицеенда «Цифр дәресе» уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков, күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Рәдис Кадыйров, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Мөсәетов, район мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова катнашты.

Дәрес «Интернетта куркынычсызлык» темасы буенча үткәрелде. Дәрес барышында укучыларны илдә һәм республикада цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча үткәрелә торган чаралар һәм бүгенге көндә көнүзәк мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре белән таныштырдылар.

Агымдагы елда цифрлы һәм компьютер белемнәренең төрле темалары буенча 10 шундый дәрес үткәрү планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International