2022 елның 24 мартында Кама Тамагы районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча бәйге булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов, Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Н.А.Вазыйхов, КДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау кафедрасы ассистенты И.Х. Вафин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.И.Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Х.М. Гайнуллин катнашындагы комиссия хуҗалыкларда техниканың, орлык материалының әзерлеген, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерде. Районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге комиссия тарафыннан уңай бәяләнде. Җитешсезлекләрне бетерер өчен вакыт бар әле. Нәтиҗәләр буенча 1 нче урынны «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ алды, 2 нче урында – «Олы Кариле» ҖЧҖ (Кызыл Шәрык).
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.