Алабуга муниципаль районы хуҗалыкларында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча бәйге узды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

23 март көнне Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча бәйге узды. «ЦАС» Татарский» ФДБУ директоры А.А.Локманов, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең кафедра мөдире Г.В.Пикмуллин,  «ГК по ИОСД» ФДБУ ТР буенча җитәкчесе И.Р.Гәрәев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы буенча бүлеге җитәкчесе М.М.Шыяпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе И.Х. Салихов катнашындагы комиссия «Колос» АХК, «Әхмәтҗанов Ф.Г.» КФХ, «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь Көч» ҖЧҖ хуҗалыкларына барып, техниканың, орлык материалының әзерлеге, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләрен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия район буенча язгы кыр эшләренә тулаем яхшы әзерлек булуын билгеләп үтте. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «АФ Яшь Көч» ҖЧҖ (50 балл) алды, икенче урында – «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ (49 балл), өченче урында –  «Колос» АХК (48 балл).

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International