Апас муниципаль районының «АгроАктив» АХП ҖЧҖ техника тикшерелде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 22 мартында «АгроАктив» АХП ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карауга 15 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. Алар янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган.  Механизаторлар махсус киемнәр белән тәэмин ителгән.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International