Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча бәйге булып узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 23 мартында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В.Л.Новичков, комиссия әгъзалары – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы Р.В. Хисмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов катнашындагы комиссия, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләр белән берлектә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Тикшерү барышында тракторларның, чәчү агрегатларының, минераллы ашламалар кертү өчен үзйөрешле машиналарның торышы, орлык материалы һәм ашламалар белән тәэмин ителеш, шулай ук хезмәткәрләр белән тәэмин ителеш тикшерелде.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В.Л. Новичков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е. Богомолов тарафыннан Татарстан Республикасы һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен чикләүләр шартларында эшләрне оештыру таләпләре буенча мәгълүмат җиткерелде һәм киңәшләр бирелде.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International