Агымдагы елның 23 мартында Чүпрәле муниципаль районының «Цильна» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Техник карауга барлыгы 47 берәмлек техника тәкъдим ителде. Хуҗалыкта 3 машина-трактор бригадасы бар, аларның һәркайсы техниканы файдалануга тапшыру өчен җаваплы, ягъни бригадирлар, баш инженер белән берлектә, әзерләнгән техниканы техник карауга тапшыра. Тракторлар, үзйөрешле машиналар тиешле категория механизаторлары белән комплектланган, үзйөрешле машиналар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне узган, чит ил, гарантия техникасы буенча үзәкләштерелгән төстә хезмәт күрсәтелә. Янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр бар. Руль идарәсенең, электр җиһазларының, тормоздагы эш һәм тукталу системасы торышына, трактор тагылмалары торышына һ.б. мәсьәләләргә махсус игътибар бирелде. Зур габаритлы үзйөрешле машиналарны һәм тагылма агрегаты булган тракторларны эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техниканы тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 техник карау акты төзелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.