Питрәч муниципаль районында тракторларга, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрүнең расланган графигы нигезендә, 2022 елның 15 мартыннан агросәнәгать комплексы өлкәсендә әлеге чаралар башланып китте. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге алдына куелган бурыч – үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен уздырылырга тиешле тикшерүне үткәрү. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Әлеге чара 2022 елның 22 мартында районның иң эре хуҗалыгында – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ үткәрелде. Әзерлек сызыгына 85 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.
Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:
- куркынычсызлык таләпләренә туры килүен ачыклау өчен машиналарның техник торышы (тормоз, руль идарәсе, ут приборлары, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманың яклагыч кушылмасы);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта һәм машина паспортында язылган белешмәләргә туры килүе.
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән, тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы.
Тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр буенча техник карау актлары төзелде, тапшырылмаган техника буенча теге яки бу вазыйфаи затка күрсәтмә бирелде, аларны кыска вакыт эчендә бетерергә кирәк.
Техник карау узган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.