2022 елның 23 мартында Әгерҗе районында, 2022 елның 11 мартында кабул ителгән 41/2-пр номерлы боерык нигезендә 2022 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бәйге уздырылды. «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры А.А.Локманов җитәкчелегендә, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең инженерлык дисциплиналары кафедрасы мөдире Г.В.Пикмуллин һәм «Татарстан Республикасының селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе» ФДБУ башлыгы И.Р. Гәрәев катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Г. Гатауллин, ПМО җитәкчесе Ф.Г. Йосыпов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Комиссия «Нәүрүз» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, ул беренче урынны алды, икенче урында – «Нәҗәр» ҖЧҖ, өченче урында – М.Е.Ибраев КФХ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.