2022 елның 25 мартында Апас муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов, «Казан ДАУ» ЮҺБ ФДБМУнең Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы ассистенты, Апас муниципаль районы башлыгы А.Г. Зыятдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р. Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге башлыгы И.Ф. Солтанбәков катнашындагы комиссия һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре районның сигез хуҗалыгында куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен, техниканың әзерлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроАктив» АХП ҖЧҖ әзерлеген яхшы бәяләде һәм бу хуҗалыкка беренче урын бирелде. Икенче урында – «Ибраһимов и К» АХП ҖЧҖ һәм «Нур» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Апас-Мол» ҖЧҖ Әлмәндәр бүлекчәсе һәм «Табар» АХП ҖЧҖ.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.