Әтнә районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

23 мартта Әтнә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы комиссия АСК техникасының 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде. Гомумән алганда, район хуҗалыкларының хәзерге шартлардагы әзерлеге яхшы дип, билгеләп үтелде. Бәйге йомгаклары буенча призлы урыннар «Таң» АХҖК, Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК, Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК бирелде.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International