Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында күрсәтмә техник карау уздырылды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 23 мартында Биектау районының «Бөреле» ЯАҖ базасында язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкару буенча күрсәтмә техник карау һәм киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Хисаметдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш инженерлар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономнары һәм белгечләре катнашында уздырды.

Техник карап чыгу барышында техник карау актларында чагылыш тапкан үзйөрешле машиналарның техник торышы буенча кайбер җитешсезлекләр ачыкланды.

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International