Балтач районының «Борбаш» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

«Язның бер көне ел туйдыра», – ди халык мәкале. Киләсе уңыш техниканың, орлыкларның сыйфатына, ягулык-майлау материаллары, минераллы ашламалар белән тәэмин ителүгә, башкарыла торган эшләрнең сыйфатына, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә һәм башка күп кенә факторларга бәйле.

Техник карау узу кагыйдәләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов таныштырды.

Техниканы тикшергәндә төп игътибар руль идарәсенең торышына, тормоз системасының, йөреш өлешенең төзеклегенә юнәлтелә. Хәрәкәт иминлегенә йогынты ясый торган бар әйбер карала. Янгынга каршы куркынычсызлыкка да игътибар бирелә: ягулык, май агу урыннары, ут сүндергеч булуы тикшерелә. Тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар һәм пыяла юдыргычлар тикшерелергә тиеш. Тәгәрмәч һәм шиннар торышына аерым игътибар бирелә. Тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга техник карау узу кагыйдәләре нигезендә авыл хуҗалыгы техникасына документлар, механизаторларның хокуклары тикшерелә.

Соңыннан техник карау нәтиҗәләре буенча механизаторлар белән киңәшмә үткәрелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International